Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Радик Юльякшин нигә Татарстанга килергә икеләнгән?

Популяр җырчы Радик Юльякшинның (Элвин Грей) Татарстан буйлап гастрольләре гөрли. Җырчы үзе яңа программа белән Татарстанга бик озак җыенганын белдерде. "Программа башкорт телендә барганга күрә, Татарстанга килергәме-юкмы, дип бик озак икеләндем", - ди Радик. Борчылуы юкка булган: Татарстан халкы Радикны колач җәеп каршы алды, алкышларга күмде. Җырчы егетне һәр районда...

Популяр җырчы Радик Юльякшинның (Элвин Грей) Татарстан буйлап гастрольләре гөрли. Җырчы үзе яңа программа белән Татарстанга бик озак җыенганын белдерде. "Программа башкорт телендә барганга күрә, Татарстанга килергәме-юкмы, дип бик озак икеләндем", - ди Радик.

Борчылуы юкка булган: Татарстан халкы Радикны колач җәеп каршы алды, алкышларга күмде. Җырчы егетне һәр районда көтеп алалар һәм яңадан чакырып калалар. Радикның үзенә генә хас ниндидер сөйкемле сөяге бар бит. Яраттылар аны!

- Минем чыгышымны, җырларымны татарстанлылар җылы кабул итте. Мин моңа бик сөендем. Хәтта өстәмә концертлар бирә башладык, - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Радик Юльякшин. "Тамашачың биргән иң истәлекле бүләк нинди булды?" дип сорагач, җырчы "Залдан алган әйтеп бетергесез уңай, рәхәт энергетика", дип җавап бирде.

Быел Радик Юльякшинның "Елама, ярсыма" җыры "Татар җыры-2015" Халыкара эстрада фестивалендә "Иң яхшы танцеваль проект" номинациясендә катнаша. Радикның татар, башкорт телләреннән тыш, шулай ук рус телендә дә җырлавы билгеле. Күптән түгел ул хит булган "Ашкына гомер" җырын да рус телендә җырлый башлады. "Җырны Белоруссиядә яшәүче Анастасия Лебедева исемле кыз тәрҗемә итте. Сүзләрен ошаттым да, җырлый башладым", - диде Радик.

Моннан тыш, Радик Юльякшин иҗатына гашыйк булучылар арасында Instagramда бәйге игълан итте. Катнашырга теләгән һәр кеше җырчының популяр җырын үзенчә башкарырга тиеш. Рус телендә ул "кавер" дип атала. "Бәйгенең максаты - кызыклы һәм профессиональ булмаган вокал табу. Җырның дәвамы 15 секунд булырга тиеш. Аны Instagramга урнаштырырга кирәк. Гадәттә, башкаручының үзенчәлеге беренче ноталардан ук күренә. Җиңүче минем концертларымда үзе генә яисә минем белән чыгыш ясаячак", - дип сөйләде Радик Юльякшин.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk