Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пычак авылында клуб мөдире матур бәйрәм ясады

Безнең Пычак авылында инде менә ничә еллар Өлкәннәр көне бик күңелле, истә калырлык итеп билгеләп үтелә. Клуб мөдире Фирдәүсә Галимованың тырышлыгы бу. Уңган-булган хуҗабикә икәнлеге мул итеп әзерләнгән табыннан да күренә. Быел да авылыбызның бар өлкәне мәдәният йортына җыелды. Клуб хезмәткәрләре бик матур концерт күрсәтте. Аларның җыр-моңнары барчабызның күңеленә үтеп...

Безнең Пычак авылында инде менә ничә еллар Өлкәннәр көне бик күңелле, истә калырлык итеп билгеләп үтелә. Клуб мөдире Фирдәүсә Галимованың тырышлыгы бу. Уңган-булган хуҗабикә икәнлеге мул итеп әзерләнгән табыннан да күренә.

Быел да авылыбызның бар өлкәне мәдәният йортына җыелды. Клуб хезмәткәрләре бик матур концерт күрсәтте. Аларның җыр-моңнары барчабызның күңеленә үтеп кереп, беркемне дә битараф калдырмады. Фәрит Канәфиевның авылыбызга багышлап иҗат иткән шигырен өлкәннәр хозурланып тыңладылар. Рәхәтләнеп сөйләшеп, яшьлекләрен искә төшереп утырырга да вакыт табылды бу көнне.

Табындагы ризык белән генә түгел, җан азыгына туенып, сөенеп, шатлыкка төренеп, өлкәннәр соң гына өйләренә таралыштылар.

Гөлсинә Галимова, Пычак авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X