Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кызыл Тау авылында якташлар очрашуы узды (+Фоторепортаж)

Кызыл Тау авылы клубында нинди генә чаралар уздырылмый?! Шушы көннәрдә клуб мөдире Анфиса Егорова бик матур итеп "Кайда минем яшьлек елларым?" дигән якташлар очрашуын үткәрде. -Бәйрәмгә Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә, күрше Мамадыш районында, районыбыз авылларында гомер кичерүче якташлар кайткан иде. Очрашу истәлекләрне барлау, Түбән Өскебаштан җырчылар Газинур Заһидуллин,...

Кызыл Тау авылы клубында нинди генә чаралар уздырылмый?! Шушы көннәрдә клуб мөдире Анфиса Егорова бик матур итеп "Кайда минем яшьлек елларым?" дигән якташлар очрашуын үткәрде.

-Бәйрәмгә Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә, күрше Мамадыш районында, районыбыз авылларында гомер кичерүче якташлар кайткан иде. Очрашу истәлекләрне барлау, Түбән Өскебаштан җырчылар Газинур Заһидуллин, Айгөл Байгобуловаларның концерт программасы, халкыбызның борынгы милли уеннары белән үрелеп барды. "Тиңдәшләр" ансамбленең алыштыргысыз гармунчысы Ринат Мирзаһанов кунаклар хөрмәтенә үзенең моңлы гармун көйләрен уйнады, кунакларын биетте, җырлатты, - ди Анфиса ханым.

Очрашу чәй өстәле артында дәвам итә. Бәйрәмгә килгән һәркем Петр Егоров әзерләгән кайнар шашлык белән сыйланып, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештереп, таң алдыннан гына таралыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk