Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кукмараның Планетарная урамында "Ишегалды бәйрәме" узды (+Фото)

Кичә Планетарная урамы утызынчы йорт янында беренче тапкыр "Ишегалды бәйрәме" үткәрелде. Әлеге йортта яшәүчеләр, күрше-тирә урамнардан килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, шулай ук район җитәкчелеге белән дә очрашты. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре дәртле көй-моңнарын бүләк итте, ә сәнгать мәктәбе укучылары балаларны биетте, уйнатты. Бәйрәм итәрлекләре дә бар: йортка...

Кичә Планетарная урамы утызынчы йорт янында беренче тапкыр "Ишегалды бәйрәме" үткәрелде. Әлеге йортта яшәүчеләр, күрше-тирә урамнардан килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, шулай ук район җитәкчелеге белән дә очрашты. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре дәртле көй-моңнарын бүләк итте, ә сәнгать мәктәбе укучылары балаларны биетте, уйнатты.

Бәйрәм итәрлекләре дә бар: йортка быел капиталь ремонт үткәрелгән, юлларга асфальт түшәлгән, балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырылган. Кыскасы, йорт яны "көлеп" тора.

-Йортыбыз һәм аның әйләнә-тирәсе бик матур булып үзгәрде, кеше алдында да "мин монда яшим", дип әйтүе үзе бер күңелле хәзер. Без бик канәгать. Балаларга да уен мәйданчыгы бик кирәк иде. Безнең йортта яшәүчеләр генә түгел, күрше-тирә урамнардан да бирегә уйнарга җыелалар. Тормышыбызны яхшыртуга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде кунакларны тәмле чәй белән сыйлаган Фәридә Гареева.

Яңа вакытта бар да матур, әлбәттә, ә ул матурлыкны чиста-пөхтә итеп саклап тоту - һәрберебезнең бурычы. Планетарная урамында яшәүчеләр дә булганның кадерен белеп яшәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk