Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кукмаралылар Балтачта концерт куйдылар

Районыбыз үзешчәннәре Балтач мәдәният йортында "Их, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Ызандаш районнар белән ныграк аралашу, бер-береңнең иҗатын, сәләтен якыннан күрү максатыннан мондый чаралар үткәрү инде традициягә әверелде. Концертны "Әссәләмәгаләйкем" җыры белән Алмаз Харисов башлап җибәрде. Шулай ук Илнар Камалиев, Динара Николаева, Рәфидә...

Районыбыз үзешчәннәре Балтач мәдәният йортында "Их, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Ызандаш районнар белән ныграк аралашу, бер-береңнең иҗатын, сәләтен якыннан күрү максатыннан мондый чаралар үткәрү инде традициягә әверелде. Концертны "Әссәләмәгаләйкем" җыры белән Алмаз Харисов башлап җибәрде. Шулай ук Илнар Камалиев, Динара Николаева, Рәфидә Әгъләмшина, Гөлшат Ризванова, Руфинә Габделхәева, Виталий Андреев, Анесса Галиуллина, Эдуард Данилов, Рамил Гозәеров, Ленара Сергеева, Нәкыя Орлова, Әлфинур Юнысова, Халидә Николаевалар башкаруында җырлар яңгырады. Концертны Рамил Сәләхетдинов алып барды. "Баламишкин" гармунчылар ансамбле, "Чәчкә" халык бию ансабле чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде.

-Без элек-электән Кукмара халкыннан ак көнләшү белән көнләштек. Терлекчелектә булсынмы, игенчелектәме, мәдәният өлкәсендәме - алар һәрчак алда булдылар. Бүген дә кукмаралылар безне үзләренең талантлары белән шаккатырдылар, - дип бәяләде концертны Балтач районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм истәлек бүләге итеп самавыр һәм балтач турындагы энциклопедия бүләк итте.

Фәрзия САЛЛӘМОВА, район мәдәният йорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев