Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кукмарага “Алтын көз” килде

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры район Мәдәният йортында Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Алтын көз» спектаклен тәкъдим итте. Әсәрне сәхнәгә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Рәшит Заһидуллин куйган. Спектакльдә сәхнә осталары: Росиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия...

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры район Мәдәният йортында Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Алтын көз» спектаклен тәкъдим итте. Әсәрне сәхнәгә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Рәшит Заһидуллин куйган. Спектакльдә сәхнә осталары: Росиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, яшь артист Зөлфәт Зиннуровлар катнашты.

...Көзге пычрак, яңгырлы көн. Тимер юл шпаллары буйлап карт белән карчыкның төп нигезләренә кайтып барышлары. Бабай култык астына әтисенең истәлеге булган гармунны кыстырган, әбинең дә төенчекләре шактый. Агач әзерләү пунктындагы бердәнбер йортта гомер кичерәләр алар. Ни арада тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп атлауларына да 50 ел вакыт узган!. Көннәрдән беркөнне пенсия бирергә, дип хат ташучы кермәгән буса, алтын туйга җиткәннәрен дә белми калган булырлар иде әле. Баскан җирендә ут чыгара торган хатын әлеге вакыйганы болай гына калдырамы соң?! Идән астыннан бер-бер артлы тәм-томнар чыгып, мул табын корыла. Ләкин күңелле генә башланган бәйрәм, геройларның өчесе өчен дә уртак булган ялгызлык бәйрәменә әверелә. Өч ул тәрбияләп үстергән әби белән бабай да, яшьли сөйгән ярын югалткан хат ташучы хатын да бүген япа-ялгыз...

Нечкә юмор, халык лирикасы, күңел күтәренкелеге һәм яшьлек дәрте белән сугарылган спектакль бер сулыштан каралды. "Алтын көз"дә сәхнә осталары тамашачыларга гомер көзенең ни икәнен чын мәгънәсендә күрсәтә алды.

фото: http://megadown.ru/20156-zolotaya-osen-2.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk