Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кукмара Сабан туеннан фоторепортаж (1 бүлек)

Районыбыз Сабан туе быел аеруча күңелле һәм оешкан төстә узды. Киндеркүл авылы янындагы тугайга иртәдән үк халык агылды. Мәйдан тирәсендә исә тәбрикләүләр, җыр-моң, берсеннән-берсе кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар - рәхәтләнеп ял ит, күңел ач кына! Районыбыз укучылары, Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр театральләштерелгән тамашада җыр-биюләр аша игенчеләрне зурлап, үзләренең ихтирамнарын...

Районыбыз Сабан туе быел аеруча күңелле һәм оешкан төстә узды. Киндеркүл авылы янындагы тугайга иртәдән үк халык агылды. Мәйдан тирәсендә исә тәбрикләүләр, җыр-моң, берсеннән-берсе кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар - рәхәтләнеп ял ит, күңел ач кына!
Районыбыз укучылары, Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр театральләштерелгән тамашада җыр-биюләр аша игенчеләрне зурлап, үзләренең ихтирамнарын җиткерделәр. Ә инде татар, рус, удмурт, мари, керәшен фольклор ансамбльләренең чыгышларында исә районыбызда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәве ассызыкланды. Җыр-моң сөючеләр көн дәвамында районыбыз үзешчәннәре, якташыбыз Вадим Захаров, танылган җырчы Рифат Зарипов һәм аның төркеменең концерт программасын тамаша кылып, җырлап-биеп күңел ачты.
Район җитәкчесе Сергей Димитриев бәйрәмне башлап җибәреп, үзенең чыгышында районыбызда һәр тармакта башкарылган эшләргә тукталды, агрофирма һәм хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең сыйфатлы итеп төгәлләнүенә басым ясады. Бәйрәм кунаклар белән күңелле, дип юкка гына әйтмиләр. Быел да Сабантуйда якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова кайтып, үзенең бәйрәм сәламнәрен юллады.
Сабантуйның узган елгы баш батыры - Ядегәрдән Фәнил Исмәгыйлев, алдынгы җитәкчеләр - Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахмановлар тантаналы төстә әләмне күтәргәннән соң, мәйдан түренә иң яхшы авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, баш белгечләр, алдынгы механизаторлар, ферма мөдирләре, терлекчеләр, сәнгать, төзелеш, социаль сфера һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә уңышка ирешүчеләр, спортчылар чакырылды. Алдынгыларның һәммәсенә истәлек бүләкләре тапшырылды.
Бәйрәмдә "Спортив Татарстан" мәйданчыгында ГТО нормалары да тапшырылды, спорт һәм милли уеннарның да нинди генә төре оештырылмады?! Кемдер волейболда, шахмат-шашада, турникта күтәрелүдә, муенга аркан киеп тартышуда, гер күтәрүдә үзен сынады, ә кемдер мәйдан эчендә каска киеп, күзне бәйләп йомырка җыйды, капчык сугышында, чүлмәк вату, колгага менү, тачка белән ярышу, көянтәле сулы чиләк белән йөгерүдә, аркан тартышу, катыктан акча эзләү, су эчендә капчык сугышында катнашты. Шулай ук кул көрәштерү, велосипедчылар ярышыннан да беркем читтә калмады. Балалар исә мәйдан эченнән чыкмадылар да, бик күп уеннарда җиңү яулап бүләкләр оттылар. Шулай ук аттракционнар да бик күп төрле иде быел. Балалар атынгычларда, батутта да туйганчы күңел ачтылар, бизәлгән тарантаслы атка да утырып йөрделәр.
Гади һәм токымлы атларның чыгышын да һәркем игътибар белән күзәтте. Токымлы атлар төркемендә беренчелекне Вятка Аланыннан Владимир Семенов алды. Гади төркемдәге аргамаклар арасында Байлангардан килгән җайдак Айрат Әхмәтгалиевка тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны исә Зур Кукмарадан Илфат Сәмигуллин, Янсыбыдан Айнур Билаловлар бүлеште.
Ә күктән төшкән кунаклар - парашютчыларны каршы алганда бала-чаганың сөенүенә чик-чама булмады. Көннең җилле булына карамастан, шактый зур чакрымнардан бер-бер артлы мәйданга якынлашкан егет-кызларга афәрин диясе генә кала!
Милли көрәшне күзәтергә яратучылар исә мәйдан тирәсенәрәк елышты. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләр бил алышканнан соң, төрле үлчәү категориясендә көрәш башланды. Сабан туеның абсолют батыры булып Фәнил Исмәгыйлев калды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев