Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күкшелдә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән иҗат кичәсе үтте (+Фото)

Күкшел мәдәният йортында авылдашыбыз Люция апа Хәлиуллинаның иҗатына багышланган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән иҗат кичәсе узды. Бәйрәмдә Люция апа иҗат иткән шигырьләр, бәетләр укылды. Чара төрле милли уеннар, биюләр белән үрелеп барды. Люция апаны хөрмәт итеп килгән кунаклар арасында аның белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары катнашты....

Күкшел мәдәният йортында авылдашыбыз Люция апа Хәлиуллинаның иҗатына багышланган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән иҗат кичәсе узды. Бәйрәмдә Люция апа иҗат иткән шигырьләр, бәетләр укылды. Чара төрле милли уеннар, биюләр белән үрелеп барды. Люция апаны хөрмәт итеп килгән кунаклар арасында аның белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары катнашты.

Авылдашыбыз шигырьләрен 8 сыйныфта ук яза башлый. Беренче шигырен исә хөрмәткә лаек укытучысына багышлый. Ул вакыттан соң инде бик күп шигырьләр тупланмасы җыелган. Киләчәктә дә Люция апаның иҗат чишмәсе саекмасын, безне үзенең тирән мәгънәле шигырьләре белән сөендерсен иде.

Кичә мул табын артында төгәлләнде. Шигырь бйәрәмен оештырган мәдәният йорты директоры Илнур Гыймадиевка, сәнгать җитәкчесе Дәйсән Заһидуллинага, китапханәче Фирая Зариповага, иҗат кичәсенә җыйган Люция апага авылдашлар исеменнән зур рәхмәт.

Альмира ХӘЙРУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев