Мәдәният

Ильмира Нәгыймова ни өчен Казаннан китә?

Татар эстрадасының якты йолдызы Ильмира Нәгыймова гаиләсе белән 9 ай Казанда яшәгәннән соң, яңадан Чаллыга күченергә булган. Анда тормыш иптәше, җырчы Руслан Кираметдиновның әти-әнисе фатирында яшәячәкләр. "Казанда фатирны арендалап яшәдек. Бу акчаны "җилгә очты" дисәң дә була, шуңа күрә фатир арендалау ялыктырды. Икенче яктан, әти-әниләр ерак булгач, улыбыз Камилне калдырып...

Татар эстрадасының якты йолдызы Ильмира Нәгыймова гаиләсе белән 9 ай Казанда яшәгәннән соң, яңадан Чаллыга күченергә булган. Анда тормыш иптәше, җырчы Руслан Кираметдиновның әти-әнисе фатирында яшәячәкләр.

"Казанда фатирны арендалап яшәдек. Бу акчаны "җилгә очты" дисәң дә була, шуңа күрә фатир арендалау ялыктырды. Икенче яктан, әти-әниләр ерак булгач, улыбыз Камилне калдырып китәргә уңайсызрак иде. Якын киләчәктә Казанда үз фатирыбызны алгач, башкалага күченербез, Алла бирса", дип белдергән Ильмира "Интертат.ру" сайтына.

чыганак: http://tuylar.ru/ilmira-negyymova-ni-ochen-kazannan-kite-2552

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев