Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада мөселман мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды

Әлеге бәйрәмдә Казаннан, республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән дәрәҗәле кунаклар, шушы мәдрәсәдә гыйлем алган һәм хәзерге шәкертләре катнашты

Район Мәдәният йортында Кукмара мөселман мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды. Әлеге бәйрәмдә Казаннан, республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән дәрәҗәле кунаклар, шушы мәдрәсәдә гыйлем алган һәм хәзерге шәкертләре катнашты. 

- Уйлап карасаң, 20 ел - күп тә, әз дә түгел. Кайбер нәтиҗәләр ясау өчен җитәрлек. Без бу вакыйгага карата битараф калмаска, шушы чараны оештырырга булдык. Бу вакыт эчендә күп эшләнгән, киләчәккә планнар да бар. Шуны әйтергә кирәк: бүгенге бәйрәмдә катнашучыларның барысы – ислам кануннары буенча яшәүче дини кешеләр. Төрле елларда бездә гыйлем алган һәм хәзерге шәкертләребез бүген үзләренең иҗадый номерларын күрсәтерләр, - диде мәдрәсә директоры Ришат хәзрәт Курамшин, катнашучыларны котлап. 

Мәдрәсә үзенең ишекләрен беренче тапкыр 2008 елда ачкан, аңарчы укыту Үзәк мәчет бинасында алып барылган. Шушы вакыт эчендә ислам дине нигезләрен 1500 кеше үзләштергән. Күпләр мәдрәсәдән соң югары ислам уку йортларын тәмамлаганнар. Шунысы сөенечле, дини гыйлем алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Авыл мәчетләре өчен имамнар һәм ислам дине нигезләре фәне буенча укытучылар әзерләү мәдрәсәнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Биредә шулай ук башлангыч бүлек уңышлы эшләп килә, анда теләгән һәркемгә ислам нигезләре буенча гыйлем алу мөмкинлеге булдырылган. Бүгенге көндә мәдрәсәдә һөнәри белем бирү бүлеге дә бар. Дүрт ел эчендә шәкертләр егермегә якын фән үзләштерәләр.Югары дин гыйлеме алган мөгаллимнәр укыта. Укыту эш көннәрендә - көндез һәм кичен, ял көннәрендә иртәдән кичкә кадәр алып барыла. Җәйләрен балалар өчен лагерь эшли. Биредә ел саен йөзәр бала ял итеп кенә калмый, дини гыйлем дә ала. Төрле чаралар үткәрү дә күркәм традициягә әверелгән. 
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәмТатарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Кәрибуллин истәлекле дата уңаеннан үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр, гыйлем йортының озын гомерле булуын теләделәр. Шулай ук мәдрәсә директоры, китаплар авторы, журналист Ришат Курамшинга - Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, мөгаллимнәргәДиния Нәзарәте рәисе, мөфтиКамил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Ул көнне мәдрәсә җитәкчесе һәм мөгаллимнәр коллективыисеменә республиканың башка гыйлем йортлары җитәкчеләреннән һәм якын районнарның имам-мөхтәсибләреннән җылы тәбрикләү сүзләре яңгырады. 

Сәхнәдә мәдрәсәнең тарихы турында видеоролик күрсәтелде, укучылар иҗадый номерлар белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында төгәлләнде.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk