Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның Сабантуй программасында ниләр бар?

Район Сабан туе 9 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә

ПРОГРАММАДА:

- балалар көрәше (10.00 сәгатьтә);
- ГТО нормаларын тапшыру  (10.00 сәгатьтә);
- театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә);
- олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш;
- волейбол (ирләр, хатын-кызлар);
- шахмат (ирләр, хатын-кызлар);
- шашка (ирләр, хатын-кызлар);
- 3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар;
- “Сабантуй гүзәле” дигән татар кызлары конкурсы;
- җиңел атлетика (үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар);
- чүлмәк вату;
- ат чабышы (13.00 сәгатьтә);
- турникта тартылу;
- капчык киеп йөгерү;
- гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар;
- парашюттан сикерү (14.00 сәгатьтә);
- капчык сугышы;
- муенга аркан киеп тартышу (ирләр);
- әтәч куып тоту;
- йомырка салынган  кашыкны авызга кабып йөгерү (ирләр, хатын-кызлар);
- колгага менү;
- мас-рестлинг – таяк тартышу;
- чиләк һәм көянтә белән су ташу (ирләр, хатын-кызлар);
- аякка итек киеп йөгерү;
- катыктан акча эзләү;
- аркан тартышу;
- тачка белән ярышу;
- бүләкләр кисү;
- сумо көрәше;
- көрәш батырларын бүләкләү (17.00 сәгатьтә).

Сабантуйда районның танылган артистлары, үзешчән сәнгать осталары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтәчәк.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X