Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмарада мәктәп ярминкәсе гөрләде

Район мәктәпләре үзләренең участокларында үстерелгән продукцияне, ә балалар бакчалары сабыйлар белән әти-әниләр ясаган күргәзмә тәкъдим итте

Бүген иртән-иртүк 3нче урта мәктәп янында ярминкә булды. Район мәктәпләре үзләренең участокларында үстерелгән продукцияне, ә балалар бакчалары сабыйлар белән әти-әниләр ясаган күргәзмә тәкъдим итте.
Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатма, дару үләннәре һәм пешкән әйберләр бар иде. Ә бәяләре башка ярминкәләргә караганда күпкә очсызрак булды. Мәсәлән, кишер - 12-15 сум, суган – 15 сум, кабак – 5 сум, сарымсак – 100-150 сум, чөгендер 10 сум. Шулай ук биредә горчица, люцерна орлыклары да сатылды. Бигрәк тә сатып алучылар гөлҗимешне яратып алды.

- Мәктәп яны бакчасында бөтен төр яшелчәләр дә үстерелә, - диде Урта Комар мәктәбе директоры Владимир Михайлов. – Суган бик күп утырттык. Аның уңышын 26 капчык җыеп алдык, 1200 төп кәбестә үстердек. Шулай ук участокта гөлҗимеш тә үсә. Участокта ике теплицабыз да бар, анда помидор, кыяр, ташкабак үстерәбез. Быел карлыган уңышы да бик яхшы булды. Аны 15 чиләк җыеп алдык. Аннан кайнатма ясадык. Бакчадагы бөтен эшләрне укучылар һәм укытучылар коллективы белән бергәләп башкарабыз. 

Ярминкәдә бик күңелле иде. Ерактан яңгыраган музыка тавышы халыкны үзенә дәште. 

- Быел ярминкәнең бу якларда да үткәрелүе бик яхшы булды, - диде Кукмарадан Галина апа. – Миңа монда барысы ошый. Мәктәп һәм балалар бакчалары бик тырышканнар, нәрсәләр генә үстермәгәннәр. Мин сарымсак, суган, гөлҗимеш сатып алдым. Музыка да уйнап тора бәйрәмдәге кебек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk