Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмараның иң сәләтле һәм матур татар кызы билгеле булды

“Татар кызы-2018” титулы өчен дүрт кыз көч сынашты

Үткән шимбәдә “Татар кызы -2018” бәйгесенең район туры үткәрелде. Анда дүрт кыз көч сынашты. Алар үзләре турында сөйләделәр, сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, жюри сорауларына җавап бирделәр.

- “Татар кызы” – гүзәллек һәм талантларны ачыклау бәйгесе генә түгел. Төп максаты - татар кызларының күңел матурлыгын күрсәтү, буыннар бәйләнешен, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, - ди бу чараны оештыручы Регина Хәкимҗанова.- 2015 елда мин үзем дә бу конкурсның зона турында катнаштым, шуңа күрә таләпләрнең никадәр катлаулы икәнен беләм. Кызлар белән әлеге чарага әзерләнгәндә барысын да исәпкә алдым.  Аларны мәдәният хезмәткәрләре әзерләде, өстәмә мастер класслар үткәрелде. Мин катнашучыларның чыгышыннан бик канәгать, һәркайсы җиңүче исеменә лаек. Беренче тапкыр бу бәйге 2011 елда Чиләбе өлкәсендә үткәрелгән, соңыннан аның географиясе киңәйгән. Безнең районда үткәрелүе бик сөенечле. Җиңүче зона турында катнашачак.

“Татар кызы-2018” титулын Вахит авылы кызы Рания Хөсәенова яулады.
фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X