Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 28 очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 28 очрагы ачыкланган

8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 20 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 20 кеше өйдә дәвалана. Барлык очраклар да контакт нәтиҗәсендә.

Казанда – 23, Яшел Үзән районында – 3, Алабуга һәм Менделеевск районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда барлык вакыт эчендә 6103 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4929 кеше терелгән.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев