Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 45 яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 45 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 32 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 45 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 32 кеше өендә дәвалана.

Авыручыларның күбесе Казанда – 24 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә - 5, Чүпрәледә – 4, Аксубай һәм Биектауда – 2шәр, Арча, Әтнә, Буа, Алабуга, Саба, Тукай районнарында - берәр.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3868 очрагы расланган.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев