Иртәгә республикада юеш кар, яңгыр явуы көтелә
20 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда юлларда көчле бозлавык хасил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, иртәгә республикада юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.
Төнлә температура 0..-5, көндез -3..+2 градус тәшкил итәчәк, дип яза "Татар-информ".
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев