Сергей Димитриев: Без киләчәгебез һәм балаларыбыз өчен тавыш бирәбез
Көн темасы

Сергей Димитриев: Без киләчәгебез һәм балаларыбыз өчен тавыш бирәбез

Кукмара районы башлыгы сайлауларда тавыш бирде.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев Кукмараның «Йолдызлык» балалар бакчасы бинасында урнашкан 1281нче сайлау участогында тавыш бирде.

«Бүген Һәрберебез өчен җаваплы көн, чөнки без киләчәгебез һәм балаларыбыз өчен тавыш бирәбез. Районның барлык халкы да моңа җитди карап, сайлауда актив катнашырлар дип ышанам», - дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Сайлаулар тыныч, оешкан төстә уза, барлык санитар нормалар да үтәлә.

 

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев