Татарстанда Covid-19ның 60 яңа очрагы расланган.
Кукмара районында соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган. Татарстан буенча 50 яңа очрак расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, калган 31 кеше өендә дәвалана.
Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 23 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 18, Түбән Кама районында – 3, Әгерҗе, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Кукмара районнарында – берәр кеше.
фото: «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев