Кукмара районында ел башыннан 115 балага туу турындагы таныклык бирелгән
Көн темасы

Кукмара районында ел башыннан 115 балага туу турындагы таныклык бирелгән

Малайлар арасында аеруча популяр булган исемнәр: Камил, Әмин, Әмирхан, Артур, Егор. Кызларга күбрәк Дарья, Ясминә, Әминә, Василиса, Вероника дигән исемнәр кушканнар.

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның дүрт аенда районда 58 пар үзләренең никахларын теркәгән. Май аенда 10 пар язылышкан, 8 пар язылышу өчен гариза тапшырган. 

2022 елда 115 балага (2021дә – 104) туу турындагы таныклык бирелгән. Малайлар арасында аеруча популяр булган исемнәр: Камил, Әмин, Әмирхан, Артур, Егор. Кызларга күбрәк Дарья, Ясминә, Әминә, Василиса, Вероника дигән исемнәр кушканнар. Узган ел әти-әниләр Раян, Айдан, Арсений, Матвей, Ралина, Сәфинә, Эмилия дигән исемнәргә тукталган булган. 

Район ЗАГС бүлегендә бергә тормыш коруның юбилей даталары уңаеннан да төрле чаралар үтә. Быел дүрт пар - ике бриллиант һәм ике алтын туй иясе тәбрикләнгән.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев