Кукмара Мәдәният йорты онлайн-концертлар күрсәтә
Көн темасы

Кукмара Мәдәният йорты онлайн-концертлар күрсәтә

14 үзешчән артист чыгыш ясаячак.

26 марттан башлап Кукмара районы Мәдәният йортында онлайн-концертлар күрсәтелә. Шул рәвешле, мәдәният йорты хезмәткәрләре карантинда булучыларга теләктәшлек күрсәтә.

Бүген, 26 мартта, концертны Гөлдания Газизуллина ача. Турыдан-туры эфирны сәгать 14.00дә Инстаграмда @kukmor_rdk карап булачак.

Онлайн-концертлар 13 апрельгә кадәр көн саен сәгать 14.00дә трансляцияләнәчәк. Һәр трансляция 20 минут дәвам итә. Барлыгы 14 үзешчән артистның чыгышы көтелә.

фото: архив

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев