2017 елда Татарстанның 27 торак пункты яңа юллар белән тоташтырылды
Көн темасы

2017 елда Татарстанның 27 торак пункты яңа юллар белән тоташтырылды

Торак пунктлар арасында барлыгы 90 чакрым озынлыкта асфальт юллар пәйда булды.

(Казан, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). 2017 елда Татарстанда 27 торак пункт яңа асфальт юллар белән тоташтырылды. Юлларның гомуми озынлыгы - 9 чакрым тирәсе. Бу торак пунктларда халык барлыгы 5 мең кешене тәшкил итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Соңгы 7 елда Татарстанда барлыгы 58 мең кеше гомер иткән 400 авыл торак пункты арасында юллар төзелде.
Киләсе елда тагын 20 торак пунктны тоташтыру планлаштырыла. Барлыгы 6 чакрым юл төзелергә тиеш.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев