Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдектә Нәүрүз бәйрәме узды

Ел саен уза торган традицион йола бәйрәме булган Нәүрүз быел да гөрләп узды. Әби-бабайлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, нәкъ көн белән төн тигезләшкән 18-март көнне Зур Сәрдек мәдәният йорты балалар шау-шуыннан яңгырап торды. "Каенкай" балалар бакчасы балаларының матур җырларын, шигырьләрен тыңларга Нәүрүз бәйрәме персонажлары Ишбабай, Нәүрүзбикә, Асылбикә, Язпатша килгән...

Ел саен уза торган традицион йола бәйрәме булган Нәүрүз быел да гөрләп узды. Әби-бабайлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, нәкъ көн белән төн тигезләшкән 18-март көнне Зур Сәрдек мәдәният йорты балалар шау-шуыннан яңгырап торды. "Каенкай" балалар бакчасы балаларының матур җырларын, шигырьләрен тыңларга Нәүрүз бәйрәме персонажлары Ишбабай, Нәүрүзбикә, Асылбикә, Язпатша килгән иде. Ишбабайның тубалындагы кызыл йомыркалар чыгыш ясаган балалар кулына күчә барды. Нәүрүзбикә җырларын, Язпатша фәрманын бар да дикъкать белән тыңлады. Татар халкының күп кенә җырлы-биюле уеннары башкарылды, тамаша кунаклары күңелләреннән генә булса да, яшьлекләренә, сабый чакларына сәяхәт иттеләр. Җитезлекне сыный торган уеннарда да бар да теләп катнашты. Әлфия Гомәрова пешергән коймаклар, Гөлсинур Ганиева әзерләгән Нәүрүз боткасы бар кешегә дә җитте. Кайнар чәй эчә-эчә сыйландылар кунаклар. Балаларга бәйрәм бүләкләре алып килгән Рәзинә Нуруллинага да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәм өчен махсус программа әзерләгән балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Заһидуллинага олы хезмәт уңышлары телибез.Киләсе бәйрәмнәрдә дә олысы-кечесе бергә куанырга язсын, җиребезгә хәерле яз килсен!

Рәмзия Хөсәенова, Зур Сәрдек.

фото: http://www.smi21.ru/print.aspx?mode=publication&publication=866476&p_date=25.03.2010&date=25.03.2010

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk