Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек мәдәният йортында "Кукмара кышы" җыр бәйгесенең сайлап алу туры була

Район мәдәният идарәсе һәм "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда җыр, моң сөючеләр арасында популяр булган, "Кукмара кышы" татар җыры бәйгесе үткәрәләр. Фестиваль-конкурс 3 этаптан тора. 1 этап - сайлап алу турлары. 2 этап - ярымфинал. 3 этап -...

Район мәдәният идарәсе һәм "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда җыр, моң сөючеләр арасында популяр булган, "Кукмара кышы" татар җыры бәйгесе үткәрәләр.

Фестиваль-конкурс 3 этаптан тора.

1 этап - сайлап алу турлары.

2 этап - ярымфинал.

3 этап - финал - Гала-концерт.

Фестивальдә катнашучыларның яше 14тән 35 яшькә кадәр.

Бәйгенең шартлары: җырчының репертуарында бер халык яки 60-80 елларда язылган җыр һәм үзе теләгән заманча җыр булырга тиеш.

Сайлап алу турының беренче зона туры Әсән-Елга мәдәният йортында узды, икенче зона туры бүген, 25 гыйнварда Зур Сәрдек мәдәният йортында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk