Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек мәдәният йортында "Җиңү салюты" фестивале кысаларында зур чара узды (+фото)

"Җиңү салюты" фестивале кысаларында Зур Сәрдек мәдәният йортында "Җитмешенче җиңү язы килә" дигән концерт программасы һәм "Хәтер мәңгелек!" дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Зур Сәрдек җирлегендәге барлык балалар бакчалары, башлангыч мәктәпләр, гимназия һәм мәдәният йортлары бай эчтәлекле экспозицияләр белән катнаштылар. Бәйрәмнең икече өлешендә җирлек тарихына багышланган "Сугыш җиле кагылган еллар" дигән...

"Җиңү салюты" фестивале кысаларында Зур Сәрдек мәдәният йортында "Җитмешенче җиңү язы килә" дигән концерт программасы һәм "Хәтер мәңгелек!" дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Зур Сәрдек җирлегендәге барлык балалар бакчалары, башлангыч мәктәпләр, гимназия һәм мәдәният йортлары бай эчтәлекле экспозицияләр белән катнаштылар. Бәйрәмнең икече өлешендә җирлек тарихына багышланган "Сугыш җиле кагылган еллар" дигән документаль фотопрезентация тәкъдим ителде. Өченче бүлектә исә бары тик җирле мәгълүматларга гына нигезләнеп язылган сценарий буенча куелган бәйрәм концерты күрсәтелде. "Сердәш" фольклор төркеме, "Чәчкә" халык бию ансамбле, гармунчылар ансамбле, нәфис сүз осталары, җырчылар, Халык театры артистларыннан торган җитмеш кешелек коллектив чыгышын зал тулы халык яратып кабул итте. Иң истәлекле матур мизгелләрнең берсе - сәхнәгә Бөек Ватан сугышы ветераннары күтәрелү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk