Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек гимназиясе каршында бәйрәм-митинг узды (+ФОТО)

Зур Сәрдек гимназиясе каршысында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм-митинг уздырылды. Кунак булып килгән ветераннарыбыз каршында үзешчәннәребез һәм укучылар концерт куйдылар. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларыбыз Маһинур апа һәм Габделхай абый Сәмигуллиннар өч сугыш ветераны булган әтиләре Сөнгать ага Йөзмиев турында мәктәп музеена махсус альбом эшләтеп алып кайтканнар. Альбомны һәм...

Зур Сәрдек гимназиясе каршысында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм-митинг уздырылды. Кунак булып килгән ветераннарыбыз каршында үзешчәннәребез һәм укучылар концерт куйдылар. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларыбыз Маһинур апа һәм Габделхай абый Сәмигуллиннар өч сугыш ветераны булган әтиләре Сөнгать ага Йөзмиев турында мәктәп музеена махсус альбом эшләтеп алып кайтканнар. Альбомны һәм ветеранның сәгатен гимназия музеена бүләк иттеләр. Ветераннар өчен бәйрәм табыны корылды. Табын артында яңгыраган бик күп истәллекләр - үзе бер китап язарлык. Вахит абый Шәмсетдинов, Әхәт ага Вәлиевларның сугыш турындагы хатирәләре гыйбрәтле дә, кызыклы да. Тере тарих булып янәшәбездә яшәгән ветераннарыбызга озын гомер телибез.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk