Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Зилант"та узган өстәл теннисы ярышында тугыз яшьлек кыз призлы урынга чыкты

"Зилант" спорткомплексында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне чаралары кысаларында өстәл теннисы ярышлары үтте. Анда районыбыздан һәм Вятка Аланыннан килгән 32 теннисчы катнашты. Хатын-кызлар арасында Кукмарадан Кадрия Заһидуллина, Зур Кукмарадан Энҗе Шәфигуллина һәм иң яшь теннисчы 9 яшьлек Азалия Кадыйровалар призлы урыннарны яуладылар. Катнаш төркемдә Зур Кукмарадан Таһир Хафизов, Поршурдан Эдуард...

"Зилант" спорткомплексында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне чаралары кысаларында өстәл теннисы ярышлары үтте. Анда районыбыздан һәм Вятка Аланыннан килгән 32 теннисчы катнашты.

Хатын-кызлар арасында Кукмарадан Кадрия Заһидуллина, Зур Кукмарадан Энҗе Шәфигуллина һәм иң яшь теннисчы 9 яшьлек Азалия Кадыйровалар призлы урыннарны яуладылар.

Катнаш төркемдә Зур Кукмарадан Таһир Хафизов, Поршурдан Эдуард Трофимов, Зур Сәрдектән Айгөл Вәлиевалар җиңүчеләр булдылар. Җиңүчеләргә призлар тапшырылды, хатын-кыз уенчыларга эшмәкәр Ринат Ваһапов чәчәкләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk