"Зилант"та өстәл теннисы буенча "Зилант" беренчелеге үтте
"Зилант" спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча "Спорт ветераннары Кубогы"на "Зилант" беренчелеге узды. Әлеге ярышта мәктәп укучылары,спорт ветераннары катнашты. Кызлар арасында 1, 2, 3 урыннарны Зур Сәрдек гимназиясеннән Айгөл Вәлиева, Илһамия Горохова, Сөмбел Ибатуллиналар яулады. Яшүсмерләр арасында Зур Кукмара урта мәктәбеннән Булат Шәфигуллин - беренче, Югары Чура урта мәктәбеннән Василий Тукачев...
"Зилант" спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча "Спорт ветераннары Кубогы"на "Зилант" беренчелеге узды. Әлеге ярышта мәктәп укучылары,спорт ветераннары катнашты. Кызлар арасында 1, 2, 3 урыннарны Зур Сәрдек гимназиясеннән Айгөл Вәлиева, Илһамия Горохова, Сөмбел Ибатуллиналар яулады. Яшүсмерләр арасында Зур Кукмара урта мәктәбеннән Булат Шәфигуллин - беренче, Югары Чура урта мәктәбеннән Василий Тукачев - икенче, 1нче гимназиядән Булат Гадиатуллин өченче урыннарны алдылар. Ветеран спортчылар арасында беречелеккә район үзәк дәваханәсеннән Кадрия Заһидуллина, Ош.Юмьядан Сергей Зайцев чыкты, икенче-өченче урыннарны Кукмарадан Шакир Шәрипов, Илдус Төхбәтуллиннар бүлеште. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучыларга Мактау грамоталары, медальләр, истәлек бүләкләре тапшырылды.
фото: http://ekb.dk.ru/news/ural-pervym-primet-mezhdunarodnyj-turnir-po-nastolnomu-tennisu-236638025
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев