Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Юлда бала тапкан

    Новосибирск шәһәрендә 5 маршрут троллейбусында баручы пассажир хатын аркасы авырта башлавын әйткән. Бу вакытта троллейбуста, шулай ук троллейбус йөртүче булып эшләүче, эш көне тәмамланып, инде пассажир буларак өенә кайтып баручы Ольга Нафтаева әлеге хатынның тулгагы башлаганын аңлап алган. Ул үзе өч бала анасы икән. Нафтаева тиз генә троллейбусны туктатып, пассажирларга...

    Новосибирск шәһәрендә 5 маршрут троллейбусында баручы пассажир хатын аркасы авырта башлавын әйткән. Бу вакытта троллейбуста, шулай ук троллейбус йөртүче булып эшләүче, эш көне тәмамланып, инде пассажир буларак өенә кайтып баручы Ольга Нафтаева әлеге хатынның тулгагы башлаганын аңлап алган. Ул үзе өч бала анасы икән. Нафтаева тиз генә троллейбусны туктатып, пассажирларга төшәргә кушкан, Ашыгыч ярдәм чакырган. Аннары очраклы бер юлдашы белән бала тудыручы хатынга булышырга тотынган. Табиблар килеп җитүгә бала исә-имин булып дөньяга туган.

    Бу хакта Prokazan.ru сайты хәбәр итә.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: