2014 ел белән чагыштырганда машина бәрдерү аркасында үлүчеләр саны 17 кешегә арткан. Инде быелның башында да Татарстан юлларында 6 җәяүле үлгән, 94 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Җәяүлеләрнең үлеменә китергән очракларның 70 %тан артыгы узган ел караңгы вакытта булган. Күпчелек очракта һәлакәт юл аша чыгучыларның үзләре гаебе аркасында килеп туган. Узган ел Юл йөрү кагыйдәсен бозган җәяүлеләр аркасында 670 һәлакәт килеп чыккан: 123 кеше үлгән, 563е җәрәхәт алган.
Нет комментариев