Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар да җырчы Наташа Королеваның эстрададан китүенә борчыла

    Үзенең "Маленькая страна", "Желтые тюльпаны" һәм башка җырлары белән халык күңелен яулаган танылган рус эстрадасы җырчысы Наташа Королева сәхнәдән китә. Бу хакта vokrug.tv менә ниләр хәбәр итә: Танылган җырчы 31 майда үзенең 40 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әмма ул үзен яратучы тамашачыларны шаккатыруын дәвам итә. Күптән түгел чәче кырып алынган...

    Үзенең "Маленькая страна", "Желтые тюльпаны" һәм башка җырлары белән халык күңелен яулаган танылган рус эстрадасы җырчысы Наташа Королева сәхнәдән китә. Бу хакта vokrug.tv менә ниләр хәбәр итә:

    Танылган җырчы 31 майда үзенең 40 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әмма ул үзен яратучы тамашачыларны шаккатыруын дәвам итә. Күптән түгел чәче кырып алынган килеш төшкән фотосы куелган иде. Әмма бу грим гына булган. Хәзер исә Наташа үзенең концерт эшчәнлеген туктатуы хакында белдерә. "23 ел вакыт бертуктаусыз сәхнәдә булу - бик озак!" - ди ул.

    Җырчы бераз ял гына итәдер, дигән фараз бар. Ул телевидениенең беренче каналыннан "Время обедать" дигән тапшыруны алып баруын дәвам итә.

    Реклама

    -Наташа Королеваның җырларын бик ярата идем. Сәхнәдән нишләп китә икән? Бераз ял итсен дә, кабат эстрадага чыксын иде. Телевизор аша булса да аның җырларын тыңлыйсы иде, - ди Кукмарадан Алия Әхмәтова.

    60 яшен түгәрәкләп килүче Мәскүрә ханым да Наташа Королеваның иҗатына гашыйк икән.

    -Ул хактагы хәбәрне телевизордан ишеттем дә, күзләрем яшьләнде. Мин аның җырларын бик яратам шул, - ди.

    фото: http://vipadvert.ru/news-25212.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: