Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшел Үзән шәһәрендә зур шартлау булган (+Фото)

24 октябрь көнне төнге сәгать 10ннарда Яшел Үзән шәһәренең Сәйдәш урамында урнашкан 10 катлы йортта зур фаҗига булган - 5 каттагы фатирларның берсендә газ шартлаган. Көчле шартлау урынына кичекмәстән барлык ярдәм күрсәтү хезмәтләре һәм хакимият вәкилләре килеп җиткән, дип яза "Зеленодольская правда". Шартлау көченнән хәтта подъездлардагы барлык ишекләр бөгелеп беткән,...

24 октябрь көнне төнге сәгать 10ннарда Яшел Үзән шәһәренең Сәйдәш урамында урнашкан 10 катлы йортта зур фаҗига булган - 5 каттагы фатирларның берсендә газ шартлаган.

Көчле шартлау урынына кичекмәстән барлык ярдәм күрсәтү хезмәтләре һәм хакимият вәкилләре килеп җиткән, дип яза "Зеленодольская правда". Шартлау көченнән хәтта подъездлардагы барлык ишекләр бөгелеп беткән, ә бер фатирдагы келәм исә балар мәйданчыгына ук барып төшкән.
Хәзергә әлеге шартлауны китереп чыгарган сәбәпләрне ачыклау дәвам итә. Беренче фикерләр буенча бу - фатир арендалап торучы хуҗа кешенең үз-үзенә кул салырга теләве булырга мөмкин. Аны бик авыр хәлдә килеш махсус хезмәт вәкилләре ЧП булган урында тапкан. Табиблар аның 95% тәне пешкәнен белдергән.
Матбугат.ру
№ --- | 25.10.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk