Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Яшел дулкын” акциясе тәмамланды

"Хезмәт даны" газетасы редакциясе октябрь-ноябрь айларында Кукмара поселогында яшәүчеләр өчен йорт яны территорияләренә агачлар утырту буенча "Яшел дулкын" акциясе игълан иткән иде. Акциягә поселокта гына түгел, авылларда яшәүчеләр дә кушылды. Акция шарты буенча агач утыртучылар эш вакытын фотога төшереп редакциягә җибәрергә тиешләр иде. Килгән эшләрне караганнан соң, иң күп агач...

"Хезмәт даны" газетасы редакциясе октябрь-ноябрь айларында Кукмара поселогында яшәүчеләр өчен йорт яны территорияләренә агачлар утырту буенча "Яшел дулкын" акциясе игълан иткән иде. Акциягә поселокта гына түгел, авылларда яшәүчеләр дә кушылды. Акция шарты буенча агач утыртучылар эш вакытын фотога төшереп редакциягә җибәрергә тиешләр иде. Килгән эшләрне караганнан соң, иң күп агач утыртучы дип Кукмара поселогының Таҗи Гыйззәт урамы, 10нчы йортта яшәүче Рафилә Фәттахова табылды. Хәзер бу урамны аның күршеләре белән бергә утырткан 17 төп агач-куак бизи. Рафилә Фәттаховага редакциянең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырыла.

фото: http://bayteryakovka.ucoz.ru/news/vlivajtes_v_zelenuju_volnu/2012-04-18-58

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk