Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь ярымлык малай канализация чокырына төшеп үлгән

Казан шәһәренең Мирный поселогында бер яшь ярымлык малай 3 метр тирәнлектәге канализация чокырына егылып баткан, дип яза Sntat/ru. Малайның әти-әнисе үз эшләре белән киткән булган, бала әбисе белән генә калган. Ул лейка белән уйнап йөргән һәм ачык канализация чокырына лейкасы белән бергә төшеп киткән. Башка вакытта бу чокыр калайлар белән...

Казан шәһәренең Мирный поселогында бер яшь ярымлык малай 3 метр тирәнлектәге канализация чокырына егылып баткан, дип яза Sntat/ru. Малайның әти-әнисе үз эшләре белән киткән булган, бала әбисе белән генә калган. Ул лейка белән уйнап йөргән һәм ачык канализация чокырына лейкасы белән бергә төшеп киткән. Башка вакытта бу чокыр калайлар белән каплап куела торган булган. Әбисе малайның юклыгын берничә минуттан гына сизеп алган. Бу вакытта малай инде су астында булган. Аны чыгарганда ул инде зәп-зәңгәр булган. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаганнар: малай республика балалар клиник дәваханәсенең реанимация бүлегендә үлгән. Хәзер бу фаҗигане тикшерү эше бара.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев