Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янилдә Хеллоуин (Кабак) бәйрәме узды

Янил мәдәният йортында авылыбыз яшьләре өчен Хеллоуин бәйрәме үткәрелде. Әлеге кичә безнең илдә бик үк популяр булмаса да, яшьләр бу бәйрәмгә бик зур теләк белән әзерләнделәр. Махсус кичә өчен ясалган кабак-фонарьлар, шәмнәр бәйрәмгә ниндидер серлелек кертеп җибәрде. Бәйрәмдә төрле конкурслар, кызыклы уеннар уйналды, шаян сүзләр сөйләнде. Кызларыбыз, нәкъ чит илдәгечә,...

Янил мәдәният йортында авылыбыз яшьләре өчен Хеллоуин бәйрәме үткәрелде. Әлеге кичә безнең илдә бик үк популяр булмаса да, яшьләр бу бәйрәмгә бик зур теләк белән әзерләнделәр. Махсус кичә өчен ясалган кабак-фонарьлар, шәмнәр бәйрәмгә ниндидер серлелек кертеп җибәрде. Бәйрәмдә төрле конкурслар, кызыклы уеннар уйналды, шаян сүзләр сөйләнде. Кызларыбыз, нәкъ чит илдәгечә, төрле җен-пәриләре, сихерчеләр, убырлы булып киенгәннәр иде. Кичә ахырында сайлау нәтиҗәләре буенча Хеллоуин короле һәм королевасы сайланды. Хеллоуин короле КАК студенты Газинур Хисмәтов, ә королева 9нчы сыйныф укучысы Виктория Писарева булды. Кичәдә катнашучы һәр тамашачыга истәлекле бүләкләр бирелде. Әлеге кичәдә без рәхәтләнеп күңел ачтык, ял иттек. Бәйрәмдә катнашучы һәр кешегә рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый бәйрәмнәр янәдән үткәрелер дигән өметтә калабыз.

Айсылу ФАЗЛЫЕВА. 9 сыйныф

фото: http://plitkar.com.ua/ferdzhi-ledi-gaga-nikol-richi-obzor-luchshix-kostyumov-dlya-xellouina-ot-znamenitostej-za-nedelyu-foto/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk