Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янил мәктәбендә студентлар белән очрашу булды (+фото)

Янил урта мәктәбендә чыгарылыш укучылары - студентларыбыз кунак булдылар! Безне шатландырып, көләч йөзләре белән килделәр алар! Алар үзләренең ничек укыганнарын, яшәешләрен сөйләделәр, күңелле вакыйгалары белән уртаклаштылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Бәйрәмебезне мәктәп директоры Зарипов Равил Мәгьсүм улы башлап җибәрде. Ул узган елгы һәм быелгы уку нәтиҗәләренә бәя ясады һәм студентларны бәйрәм...

Янил урта мәктәбендә чыгарылыш укучылары - студентларыбыз кунак булдылар! Безне шатландырып, көләч йөзләре белән килделәр алар! Алар үзләренең ничек укыганнарын, яшәешләрен сөйләделәр, күңелле вакыйгалары белән уртаклаштылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Бәйрәмебезне мәктәп директоры Зарипов Равил Мәгьсүм улы башлап җибәрде. Ул узган елгы һәм быелгы уку нәтиҗәләренә бәя ясады һәм студентларны бәйрәм белән котлады.

Студентларыбызны тагын да күңелләрен күтәрү өчен 11нче сыйныф укучылары белән КВН ярышы үткәрелде. 10нчы сыйныф укучылары Марсилә Фәхертдинова һәм Илзирә Закировалар төрле сынаулар, кызыклы уеннар тәкъдим итеп, шатландырдылар. Жюри әгьзалары, әлбәттә, кунакларыбызны - студентларны җиңүче итеп тапты! Бәйрәм программасында үзләренең дәртле биюләре белән мәктәбебездә эшләп килүче "Энҗе" бию төркеме чыгыш ясады (җитәкчеләре - Зарипова Венера Сөнәгать кызы).

Шушы бәйрәмне күңелле итеп оештырганнары өчен мәктәп коллективына, 10нчы сыйныф укучыларына (сыйныф җитәкчеләре Васильева Надежда Леонид кызы), педагог-организатор Галимуллина Энҗе Гарәфетдин кызы, "Энҗе" бию төркеменә, 11нче сыйныф укучыларына (сыйныф җитәкчеләре Мөхәрләмова Гөлнара Марат кызы), барлык укучыларга, укытучыларга һәм безне тыңлап килгән студентларыбызга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk