Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа программа старт алды

Физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары игътибарына! Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча программалары старт алды. Әлеге программа кысаларында эшмәкәрләрнең белемнәрен күтәрү чыгымнары, җиһазларны лизингка алганда беренчел түләү субсидияләнә. Инновацион продукцияләрне тирәнтен өйрәнеп, җитештерүгә кертүчеләр шулай ук дәүләт ярдәменә өметләнә алалар.Электр челтәре...

Физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары игътибарына!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча программалары старт алды. Әлеге программа кысаларында эшмәкәрләрнең белемнәрен күтәрү чыгымнары, җиһазларны лизингка алганда беренчел түләү субсидияләнә. Инновацион продукцияләрне тирәнтен өйрәнеп, җитештерүгә кертүчеләр шулай ук дәүләт ярдәменә өметләнә алалар.Электр челтәре хуҗалыклары объектларына технологик тоташу, энергияне саклау чаралары, энергетик тикшерүләр, яңа җиһазлар сатып алу белән бәйле чыгымнар өчен дә субсидияләр түләнә. Субсидияләр шулай ук авыл хуҗалыгының куллану кооперативларын кредитлау системасын үстерүгә биреләчәк.

Заявкалар Татарастан Республикасының Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлекне яклау үзәге тарафыннан 2013 елның 21 июненнән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Сораулар белән район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X