Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Волонтер-Кукмор" отряды Кукмара урамнарына чыкты

"Яшьләр коррупциягә каршы" республика акциясе кысаларында район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова тәкъдиме белән "Волонтер "Кукмор" ирекле отряды Кукмара урамнарына чыкты. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Земфира Җамалова җитәкчелегендә алар үтеп йөрүче халык белән аралашып, "Нәрсә ул коррупция, аның белән ничек көрәшергә?" дигән сораулар бирделәр. Мондый чаралар үткәрүнең, бу проблемага...

"Яшьләр коррупциягә каршы" республика акциясе кысаларында район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова тәкъдиме белән "Волонтер "Кукмор" ирекле отряды Кукмара урамнарына чыкты. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Земфира Җамалова җитәкчелегендә алар үтеп йөрүче халык белән аралашып, "Нәрсә ул коррупция, аның белән ничек көрәшергә?" дигән сораулар бирделәр. Мондый чаралар үткәрүнең, бу проблемага җәмәгатьчелекне тартуның мөһимлеге турында җаваплар алдылар. Шулай ук сувенирлар: "Чиста куллар өчен" символикалы сабыннар, "Яшьләр коррупциягә каршы" дигән язулы ручкалар, календарьлар, бер ягына ришвәт алган һәм биргән өчен җаваплылык турында Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексы маддәләреннән өзекләр бирелгән 5000 сумлык ясалма акчалар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk