Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин: "Бу – Россиягә арттан һөҗүм"

Сүрия белән Төркия чигендә Россиянең Су-24 истребителе бәреп төшерелүенә бәйле рәвештә ил Президенты Владимир Путин үз фикерен белдерде. Исегезгә төшерәбез, бүген Су-24 истребителенең бәреп төшерелүен Төркия һава юлларын бозу белән бәйләп аңлатырга тырыштылар. Һөҗүм иткәнче төрек гаскәриләре берничә тапкыр кисәтү ясаган, шул сәбәпле Россия очкычының ике пилоты да катапульт ярдәмендә...

Сүрия белән Төркия чигендә Россиянең Су-24 истребителе бәреп төшерелүенә бәйле рәвештә ил Президенты Владимир Путин үз фикерен белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Су-24 истребителенең бәреп төшерелүен Төркия һава юлларын бозу белән бәйләп аңлатырга тырыштылар. Һөҗүм иткәнче төрек гаскәриләре берничә тапкыр кисәтү ясаган, шул сәбәпле Россия очкычының ике пилоты да катапульт ярдәмендә үзләрен коткарырга өлгергән, дип хәбәр ителде. Аларның язмышлары ачыклана.


Россия самолеты Төркия истребителе F-16 "һава-һава" ракетасы белән бәреп төшерелгән, дип белдерде Владимир Путин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. "Россия Су-24 истребителе Төркиягә куркыныч тудырмады, янамады, - дип белдергән Президент. - Ул Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" экстремистик төркемгә каршы операция башкара иде. Су-24 очкычы белән булган хәл террорчылыкка каршы гадәти көрәш кысаларыннан чыга. Бу - террорчы булышчыларының Россиягә арттан һөҗүм итүе".

чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51323-vladimir-putin-bu-%E2%80%93-rossiyag%D3%99-arttan-%D2%BB%D3%A9%D2%97%D2%AFm.html

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk