Реклама
Һәр гектардан уртача 45,2 центнер бөртек суктырылды. -Моңа барлык җитәкче кадрларның, белгечләрнең, шоферларның, ындыр табагында эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы белән ирешелде. Урак эшләрендә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, - ди хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов. Башка кыр эшләре дә оешкан төстә бара. 200 гектарда үстерелгән бәрәңгене алуга керешкәннәр. Соңгы гектарда көзге культуралар чәчелә....
Һәр гектардан уртача 45,2 центнер бөртек суктырылды.
-Моңа барлык җитәкче кадрларның, белгечләрнең, шоферларның, ындыр табагында эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы белән ирешелде. Урак эшләрендә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, - ди хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов.
Башка кыр эшләре дә оешкан төстә бара. 200 гектарда үстерелгән бәрәңгене алуга керешкәннәр. Соңгы гектарда көзге культуралар чәчелә. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә тупланган, әле кукуруз уңышын җыеп аласы бар. Хуҗалыкта быел 1200 баш терлек сыешлы мега-ферма төзүгә керешкәннәр иде. Сентябрь аенда аның бер корпусын һәм саву цехын төзеп бетереп, мал кертүне планлаштыралар.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз