Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Узган елның октябрендә Кукмарада хәбәрсез югалган 83 яшьлек әби елгадан үле килеш табылган

Кукмара поселогының Степан Разин урамында берьялгызы яшәгән 1930 елгы Йосыпова Мөзәйнә Миннемулла кызының хәбәрсез югалуы хакында хәбәр иткән идек инде. Ул 2013 елның 21 октябрендә өеннән чыгып китә. Дүрт ай буена эзләү эшләре алып барылды. Агымдагы елның 12 мартында, көндезге сәгать икеләр тирәсендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча...

Кукмара поселогының Степан Разин урамында берьялгызы яшәгән 1930 елгы Йосыпова Мөзәйнә Миннемулла кызының хәбәрсез югалуы хакында хәбәр иткән идек инде. Ул 2013 елның 21 октябрендә өеннән чыгып китә. Дүрт ай буена эзләү эшләре алып барылды.

Агымдагы елның 12 мартында, көндезге сәгать икеләр тирәсендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә Кәчимир авылы янындагы Оштырма елгасында билгесез хатын-кызның мәете табылу хакында хәбәр алынды. Оператив төркем тиз арада шул урынга чыкты. Балыкчылар тапкан әлеге хатын-кызның Мөзәйнә Йосыпова булуы ачыкланды.

Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Кукмара поселогы, Җәлилчеләр урамы, 4 йорт адресы буенча яшәгән 50 яшьлек Габделбәров Илһам Әхмәтҗан улын эзлиләр.

Аерым билгеләре: төс-кыяфәткә 40 яшьләр, буе 170 сантиметр тирәсендә, гәүдә төзелеше ябык, җилкәләре вертикаль, йөзе овал формасында, европа тибында, күзләре көрән, борын өстендә маңгаена таба уң яктарак 1 сантиметр тирәсендәге миңе бар. Башына кара төстәге, бәйләнгән, язуларсыз шапка, көрән төстәге, кыска, замоклы дубленка, аклы-зәңгәрле муенлы свитер, классик кара чалбар, замоклы кышкы ботинкалар кигән. Үзе белән документлары бар.

Күрүчеләр булса, нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенә хәбәр итүегезне, (884364) 2-65-36, 2-65-05, 2-70-80 номерларына шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Рамил Нургалиев, полиция начальнигы.

фото: http://lasola.ru/recreation/vesennee-puteshestvie-k-reke.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk