Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 15 март 2014 яңалыклары

    • 15 март 2014 - 10:25
      Кукмаралылар бердәм булып кышны озатты (+фото)
      Поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Кыш озату" бәйрәме булды. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән программа бик күңелле иде. Рус халык җырлары да яңгырады, уен-көлке, такмаклар да күп булды. Карачкыны яндыру иң төп моментларның берсе иде. Бәйрәм җырлар, дәртле биюләр, Кыш бабайны озату, Нәүрүзбикәне каршы алу кебек күренешләр белән үрелеп...
      372
      0
      0
    • 15 март 2014 - 09:09
      Узган елның октябрендә Кукмарада хәбәрсез югалган 83 яшьлек әби елгадан үле килеш табылган
      Кукмара поселогының Степан Разин урамында берьялгызы яшәгән 1930 елгы Йосыпова Мөзәйнә Миннемулла кызының хәбәрсез югалуы хакында хәбәр иткән идек инде. Ул 2013 елның 21 октябрендә өеннән чыгып китә. Дүрт ай буена эзләү эшләре алып барылды. Агымдагы елның 12 мартында, көндезге сәгать икеләр тирәсендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча...
      301
      0
      0
    • 15 март 2014 - 06:30
      Яман чир һәм... мәхәббәт
      Яшьлек дустым Сөмбелә озын, зифа буйлы, бик чибәр кыз булып җитлекте. Мөлдерәп торган зәп-зәңгәр күзләрен тутырып караса, егетләрнең хушы китә иде. Уңган-булган да иде үзе. Әтисез үскәнлектән, әниләре эштә чагында йорт-җирдәге барлык авыр эш аның һәм берничә яшькә генә олы апасы җилкәсенә ятты. Чүкеч тотарга да, койма корырга да өйрәнделәр...
      329
      0
      0
    • 15 март 2014 - 05:30
      Дуслар кирәк (шигърият)
      Күңел халәтең тарайса, Ямь тапмасаң дөньядан, Дусларыңа хәбәр бир син Көч алырсың яңадан. Яшәү ямен арттырырга Алар ярдәм итәрләр. Битарафлык хисен җуеп, Тормыш дулкыннарына Алып кереп китәрләр. Дусларның да төрлесе бар, Сайлый белергә кирәк. Яхшы дус дип танысаң да, Ихласлары бик сирәк. Бу тормышта җан дусларсыз Бик авыр яшәүләре. Иманы...
      675
      0
      0
    • 15 март 2014 - 05:04
      15 март-Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне
      "Роспотребнадзор"ның Кукмара төбәк бүлеге хәбәр итүенчә, 15 мартта билгеләнеп узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне "Кәрәзле элемтә челтәре белән кулланучылар хокукларын яклыйк!" девизы астында үтәчәк. Узган ел әлеге бүлеккә кәрәзле элемтә челтәре белән кулланучылар хокукларын яклауны сорап район буенча 10 мөрәҗәгать кабул ителгән. Ә гомуми мөрәҗәгатьләр саны - 72 булган,...
      578
      0
      0
    Реклама