Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Тукай" агрофирмасында семинар-киңәшмә узды (+фото)

"Тукай" агрофирмасы базасында район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Ул терлекчелек торакларын кышлату чорына әзерләү, кыр эшләрен төгәлләү, техниканы саклауга кую һәм башка мәсьәләләргә багышланды. Семинарда катнашучылар агрофирманың Югары Шөн фермасында булдылар, басуда җир эшкәртү техникаларының эшен оештыру тәртибе белән таныштылар, Кәркәүч ындыр табагында саклауга куелган комбайннарның торышын карадылар. -Тукай агрофирмасында хезмәтне нәтиҗәле...

"Тукай" агрофирмасы базасында район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Ул терлекчелек торакларын кышлату чорына әзерләү, кыр эшләрен төгәлләү, техниканы саклауга кую һәм башка мәсьәләләргә багышланды. Семинарда катнашучылар агрофирманың Югары Шөн фермасында булдылар, басуда җир эшкәртү техникаларының эшен оештыру тәртибе белән таныштылар, Кәркәүч ындыр табагында саклауга куелган комбайннарның торышын карадылар.

-Тукай агрофирмасында хезмәтне нәтиҗәле итеп оештыру өчен барлык шартлар бар. Шулардан файдаланып, сөт җитештерүне кичекмәстән арттыру, кукуруз уңышын югалтуларсыз җыеп алу бурычы куела, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk