Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туеш мәчете исәннәрне дә, үлгәнәрне дә куандыра

Безнең Туеш бистәсендәге мәчеттә Васил Һадиев имам булып эшли. Мәчетебез кешеләрдән җыелган хәер хисабына яши. Быел да безнең мәчет өлкән яшьтәге, тол калган әби-бабайларны хөрмәтләп, күчтәнәчләр тулы пакет өләште. Ул күчтәнәчләргә без бик куандык, сөендек, күңелләребез дә күтәрелде. Гаиләләребез, күршеләребез алдында да күңелле булды. Безнең бистә мәчете Туеш зираты янәшәсендә...

Безнең Туеш бистәсендәге мәчеттә Васил Һадиев имам булып эшли. Мәчетебез кешеләрдән җыелган хәер хисабына яши. Быел да безнең мәчет өлкән яшьтәге, тол калган әби-бабайларны хөрмәтләп, күчтәнәчләр тулы пакет өләште. Ул күчтәнәчләргә без бик куандык, сөендек, күңелләребез дә күтәрелде. Гаиләләребез, күршеләребез алдында да күңелле булды.
Безнең бистә мәчете Туеш зираты янәшәсендә урнашкан. Зират сетка белән әйләндереп алынган. Елга ике мәртәбә аның эче, каберлекләр җыештырыла. Аларны төрле чүп үләннәрдән арындыралар, кирәкле җирләрне буйыйлар. Зиратта искергән чардуганнар төзекләндерелә, корыган агачлар да киселә. Каберлекләр тиешле тәртипкә китерелә, кемнеке булуы турында язулар да куела.
Әгәр дә кайбер кешеләр өмәдә катнаша алмасалар, үз вакытлары белән килеп эшлиләр. Мәчетебездә укылган догалар безнең барлык мәетләребезнең рухына дога булып барып ирешсен иде, дигән теләктә калабыз. Күчтәнәчләрне куанып алучы тол калган әби-бабайлар мәчет әһелләренә күп рәхмәтләрен белдереп, сау-сәламәт булып, изге дин юлында йөрүләрен теләп калалар.

Алар исеменнән Әминә ГАЙНАНОВА

фото:http://images.yandex.ru/yandsearch?text=%D0%BC%D0%B5%D1%87%D0%B5%D1%82%D1%8C%20%D0%B2%20%D0%B4%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BD%D0%B5&uinfo=ww-1245-wh-800-fw-1020-fh-594-pd-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара мәчет туеш

erid: 2VtzqxWHLUk