Районыбызда такси хезмәте күрсәтүче берничә оешма бар. Шуның белән беррәттән, такси буларак теркәлмәгән кайбер җиңел машина хуҗалары да халыкка хезмәт күрсәтә. Әлеге машиналар төзекме, хуҗалары ышанычлымы, транспорт чарасының пассажирлар йөртүгә рөхсәте бармы - күпләр бу хакта уйланып та тормый. Шуны күздә тотып, район җитәкчелеге тарафыннан әлеге төр хезмәт күрсәтүчеләргә бердәм...
Районыбызда такси хезмәте күрсәтүче берничә оешма бар. Шуның белән беррәттән, такси буларак теркәлмәгән кайбер җиңел машина хуҗалары да халыкка хезмәт күрсәтә. Әлеге машиналар төзекме, хуҗалары ышанычлымы, транспорт чарасының пассажирлар йөртүгә рөхсәте бармы - күпләр бу хакта уйланып та тормый. Шуны күздә тотып, район җитәкчелеге тарафыннан әлеге төр хезмәт күрсәтүчеләргә бердәм таләпләр куелды: барлык такси машиналары да ак төстә, техник торышы яхшы хәлдә һәм махсус билгесе куелган булырга тиеш. Татарстан Республикасының дәүләт муниципаль хезмәтләр порталының "такси" бүлегенә кереп тә транспорт чарасының пассажирлар ташырга рөхсәте булуын белергә мөмкин.
фото: http://nl.123rf.com/stock-photo/berlijn.html
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев