Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырышабыз", диләр Кукмара шоферлары

Узган атнада, йомыш төшеп, күрше Нократ Аланына барып кайткан идек. Бик зур тизлек белән бер-бер артлы өч машина узып китте үзебезне. Күз ачып йомганчы юкка да чыктылар, артларыннан тузан болыты гына күтәрелеп калды. Тиешле таләпләрне санга сукмыйча каядыр ашыгучы, бернәрсә белән дә исәпләшеп тормаучы әнә шундый "текә" шоферлар аркасында килеп...

Узган атнада, йомыш төшеп, күрше Нократ Аланына барып кайткан идек. Бик зур тизлек белән бер-бер артлы өч машина узып китте үзебезне. Күз ачып йомганчы юкка да чыктылар, артларыннан тузан болыты гына күтәрелеп калды. Тиешле таләпләрне санга сукмыйча каядыр ашыгучы, бернәрсә белән дә исәпләшеп тормаучы әнә шундый "текә" шоферлар аркасында килеп чыга да инде ул күпчелек юл фаҗигаләре. Статистика мәгълүматлары да Рәсәй юлларында ел саен бәхетсезлек очракларында дистә, йөз меңләгән кешеләрнең һәлак булуын раслый.

-Агымдагы елның алты аенда районыбызда унсигез юл фаҗигасе теркәлде, аларда бер ир-егетнең гомере өзелде, 28 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләргә илтүче төп сәбәпләр - тиешле тизлекне сакламау, юлның каршы як полосасына чыгу, аракы, сыра эчкән килеш руль артына утыру, - ди район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларның бер-берсен хөрмәт итмәүләре нәтиҗәсендә теркәлгән юл фаҗигаләре дә шактый. Башкалардан өстен булырга теләү, үзең турында гына уйлауның ахыры һәрвакыт аяныч төгәлләнә.

ЮХИДИ инспекторлары Рөстәм Бариев һәм Ранил Гыйниятуллиннар белән берлектә оештырылган рейд вакытында да төп игътибарны машина йөртүчеләр белән әңгәмә корганда шофер этикасы турында сөйләшүгә юнәлдердек.

Нырья авылы егете Евгений Прокопьев Ижевск шәһәренең Удмуртия Дәүләт университетында өченче курсында укый икән. Зачет-имтиханнарын тапшырып, сессияне яхшы билгеләргә генә "ябып", туган ягына кайтышы аның.

-Руль артында әле өченче елымны гына йөрим. Тиешле барлык таләпләрне дә төгәл үтәргә, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырышам. Әмма шулай да тизлекне тиешле нормадан арттырган өчен ике тапкыр штраф түләргә туры килде, - ди ул. - Юлларда төрле хәлләр була - автомобилең дә ватылырга мөмкин. Әгәр андый очракларга юлыгам икән, туктап, ярдәм итәргә тырышам, үземне дә ярдәмнән ташламыйлар.

Чит ил автомобилен иярләүче Рәсүл Зарипов исә бүгенге шоферларның күбесенең ярсучан, тиз кызып китүчән булуын әйтте.

-Бу, бәлки, илдәге кризис, заманның елдан-ел катлаулана баруы белән дә бәйледер. Әмма ни генә булуга карамастан, руль артына утырган кеше алтын урталыкны саклый белергә тиеш, - ди ул. - Минем җәяүлеләргә дә әйтер сүзем бар: юл аша чыкканда "мин хаклы" дигәнне онытсыннар иде. Чөнки шоферлар арасында исереге, наркоманы да очрарга мөмкин. Хәтта бер тамчы алкогольле эчемлек кулланмаган хәлдә дә, кискен тукталыш ясарга туры килгәндә, транспортны тиз генә туктатып җиткерү мөмкин түгел. Ә инде шоферлар арасында бер-береңне хөрмәт итүгә килгәндә, безнең районда бу сыйфат "аксый" әле ул. Аеруча поселок үзәгендә кайберәүләр транспортларын юл хәрәкәтенә комачаулый торган урыннарда туктатып, шунда ук калдырып китәләр. Аз гына кисәтүне дә йөрәкләренә якын алып, тавыш кубаручылар да очрый. Гүзәл затлар арасында да үзләрен өстен куярга яратучылар бар. Шуны онытмаска кирәк: юлда һәркемгә дә закон таләбе бер. Зур шәһәрләрдә исә бу уңайдан соңгы вакытта хәл күпкә үзгәрде.

Тумышы белән Кукмарадан булган "ундүрт"ле шоферы Фәһим Сәләхиев та кайбер шофер хатын-кызларыбызның игътибарсызлыгыннан һәм тәкәбберлегеннән зарланды.

-Бар игътибарын юлга юнәлтү урынына, иркенләп кәрәзле телефоннан сөйләшеп баралар әле алар, - ди ул. - Мин үзем Казанда яшим. Безнең йортлар арасында ишегаллары бик тар. Ике автомобиль кара-каршы очрашканда, рульдә ир-егетләр булса, шул арада бер-береңне аңлыйсың. Ә инде хатын-кыз туры килсә, ул машинасы белән бер метрга артка чигенү турында уйламый да, каршыңа "очып" килә. Телисеңме-теләмисеңме, 10-20 метрны артка таба чигенеп, уздырып җибәрәсең. Карышып торсаң, я барасы җиреңә соңга каласың, я үзеңә карата булган кимсетү сүзләрен ишетәсең. Шуның өчен этика дәресләрен күбрәк гүзәл затлар белән уздырырга кирәк, дип саныйм.

Исемен әйтергә теләмәгән бер шофер исә Кукмараның үзәк урамында кагыйдәләрне бозып, юлның каршы як полосасыннан йөрүчеләр дә очравын әйтте. Бу, әлбәттә, бер дә күңелле күренеш түгел.

Рейд вакытында "Алкотектор" ярдәмендә шоферларның исерткеч эчемлек куллану-кулланмауларын да тикшердек. Безнең юлда очраган шоферларның барысына да бу уңайдан "бишле" куярлык.

-22 ел руль артында инде мин. Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтим, соңгы тапкыр кайчан штраф түләгәнемне дә хәтерләмим, - ди Югары Күзмистән Владимир Ишматов. - Юлда йөргәндә һәрвакыт яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләр генә очрады миңа. Алга таба да шулай була күрсен.

Алсу Идрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев