Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Терлекләрне агулаучы үлән табылган

"Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Халыкара Казан аэропортында Таҗикстаннан китерелгән зира үләне орлыкларын тикшергәндә карантинлы куркыныч чүп үләне - кыр чормавыгы (полевая повилика) тапканнар. Бу хакта безгә "Россельхознадзор" белгечләре Мөдәрис Фәттахов һәм Рифкат Галимуллин хәбәр иттеләр. Бу үлән авыл хуҗалыгы культуралары уңышының кимүенә, терлек азыгының сыйфаты начарлануга һәм терлекләрнең...

"Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Халыкара Казан аэропортында Таҗикстаннан китерелгән зира үләне орлыкларын тикшергәндә карантинлы куркыныч чүп үләне - кыр чормавыгы (полевая повилика) тапканнар. Бу хакта безгә "Россельхознадзор" белгечләре Мөдәрис Фәттахов һәм Рифкат Галимуллин хәбәр иттеләр. Бу үлән авыл хуҗалыгы культуралары уңышының кимүенә, терлек азыгының сыйфаты начарлануга һәм терлекләрнең агулануына китерә. Моннан тыш ул үләннәр төрле вируслы чирләрне таратучы булып тора. 2012 елда Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Азербайҗаннан үсемлек продукциясен кертү (багаж һәм кул йөге белән) вакытлыча тыелган иде. Карантинлы продукцияне кертмәү буенча эш дәвам итә.

фото: http://www.fsvps.ru/fsvps/news/ld/54159.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk