Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Телевизордагы күрәзәченең сеанслары Кукмара кешесенә 400 мең сумнан артыкка төшкән

Агымдагы елның октябрендә Кукмараның Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәүче олы яшьтәге ханым телевидениенең бер каналы аша баручы тапшырудагы "күрәзәче" белән элемтәгә керә. Күрәзәче аның белән телефон аша сеанслар уздыра. Әмма көннәрдән беркөнне аңа сеанслар өчен акча күчерү турында хәбәр итәләр. Әлеге ханым, үзенең акчалары җитмәгәч, күршеләреннән дә алып торып, 400...

Агымдагы елның октябрендә Кукмараның Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәүче олы яшьтәге ханым телевидениенең бер каналы аша баручы тапшырудагы "күрәзәче" белән элемтәгә керә. Күрәзәче аның белән телефон аша сеанслар уздыра. Әмма көннәрдән беркөнне аңа сеанслар өчен акча күчерү турында хәбәр итәләр. Әлеге ханым, үзенең акчалары җитмәгәч, күршеләреннән дә алып торып, 400 мең сумнан артык акчаны күрсәтелгән счетка җибәрә. Хәзер исә ул минем акчаларымны кайтарырга булышыгыз, дип полициягә гариза язды. Бүгенге көндә бу факт буенча тикшерү эшләре бара.

Район халкыннан күрәзәчеләргә, үзләрен халык дәвачысы дип йөрүчеләргә, чегәннәргә, багучыларга ышанмауларын сорыйбыз. Артык акчагыз булган очракта аны мохтаҗларга яисә авыру балаларга бирсәгез, савабы күбрәк булыр.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев