Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Өскебаш мәктәбенә 80 яшь

Әлбәттә, үзенең беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап, белем йортына аяк басканын һәркем хәтерлидер. Ак өметләр, татлы хыяллар белән ашыга-ашыга сыйныф бүлмәсенә керүләр, беренче укытучың, беренче хәрефләр, саннар... Әле үземнең дә беренче чирканчык алган көннәрем күз алдымнан үтте: бәхетле, самими мизгелләр иде ул. Югары Өскебаш сигезьеллык мәктәбенең дәвамы булган Түбән Өскебаш...

Әлбәттә, үзенең беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап, белем йортына аяк басканын һәркем хәтерлидер. Ак өметләр, татлы хыяллар белән ашыга-ашыга сыйныф бүлмәсенә керүләр, беренче укытучың, беренче хәрефләр, саннар... Әле үземнең дә беренче чирканчык алган көннәрем күз алдымнан үтте: бәхетле, самими мизгелләр иде ул.

Югары Өскебаш сигезьеллык мәктәбенең дәвамы булган Түбән Өскебаш урта мәктәбенә 80 ел тулу уңаеннан юбилей кичәсе үткәрелде. Шушы мәктәпнең меңләгән укучыларының берсе буларак, мин дә бәйрәмдә катнашу бәхетенә ирештем.

Юбилей мәктәп укучыларының, килгән кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды. Зур хөрмәткә лаек булган кешеләрнең берсе, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, 14 ел Югары Өскебаш мәктәбендә директор вазыйфаларын башкарган Мансур Дәүләтшин белән очрашу мәктәп хатирәләрен, кызыклы вакыйгаларны искә төшерде.

1933 елның беренче сентябрендә Югары Өскебаш мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кереп, аны тәмамлаган укучы, хәзер инде чәчләренә чал кергән, шулай да үзенең сөйкемлелеген саклап кала алган Мәйсүфә Шакированың катнашуы да күпләрдә соклану хисләре уяткандыр. Алай гына да түгел: ул көнне җылы сүзләр, ягымлы карашлар алмашу кичәсе булды. Бик күпләрне олы тормыш юлына озаткан "икенче әниләре" белән очраштырды, үзләре дә ихтирамга лаек булган абый-апаларның "остазларыбыз" дип, яшь аралаш рәхмәт әйтүләреннән күңелләр тулды.

1934 елда нигез салынган мәктәптә бүгенге көнгә кадәр кемнәр генә укытмаган, кемнәр генә белем алмаган. Барысын телгә алып бетерү мөмкин дә түгел. 1975 елдан алып 1982 елга кадәр мәктәп белән җитәкчелек иткән Фоат абый Миннәхмәтовны әйтмичә үтә алмыйм. Ул эшләгән чорда Югары Өскебаш сигезьеллык мәктәбе Түбән Өскебаш башлангыч мәктәбе базасына өстәмә янкорма итеп күчерелеп салына. Соңрак Фоат абый изге эшен Татарстанның атказанган укытучысы (безгә математика фәнен укытты) Әгъзәм абый Гариповка тапшыра. 22 ел эшләү чорында мәктәбебез район, республика күләмендә зур уңышларга ирешә. Гомеренең соңгы көненә кадәр янып-көеп йөргән кешеләренең берсе иде ул. Кызганыч, ул безнең арада юк инде.

Математика укытучысы Зәкия апа Мөбарәкова да бәйрәмгә килгән иде. Чын күңелдән якты истәлекләрен барлады, ихлас теләкләрен теләде.

Беренче мөгаллимәм Рәүфә апа Хәсәнҗанова белән очрашу да насыйп булды. Аны күргәч, хисләрем ташыды: белем йортына тәүге кат аяк баскандай хис иттем үземне.

-Түбән Өскебаш мәктәбенә беренче көн эшкә килгәнем әле дә хәтеремдә. Миңа эшкә кереп китәргә бик белемле, тәҗрибәле укытучылар ярдәм итте, алар инде бөтенесе бакыйлыкка күчтеләр. Соңрак яныма уку йортларын тәмамлап, үземнең укучыларым кайтты. Еллар шулай үтә торды. Шулай да, бушка үтмәгән ул гомер... Кайда барсам да, укучыларым таный, ярдәм итәләр, җылы карашларын кызганмыйлар. 42 ел укыту дәверендә күп вакыйгаларның шаһите булырга туры килде миңа. Шуларның берсен сөйләп үтим әле.

Математика дәресе бара. Ишек шакыдылар. Ачсам, бер ир кеше басып тора:

-Апа, мине улым белән күрештерегез әле, - ди. Кем турында сүз барганын аңлагач, чакырып чыгардым. Бераз вакыт үтте, чыксам - ата белән бала кочаклашканнар да елыйлар. Минем дә аларга карап күңелем тулды. Соңыннан бу иргә, сабыйга әтинең ничек кирәк икәнен бик озак аңлаттым. Аңладымы ул моны, юкмы - бала әбисе белән үсте, - дип күңелендәгесен сөйләде ул.

Бу кичә күңелләребезне күтәрде, хатирәләрне яңартты, һәммәбезне яшьлеккә, балачакка кайтарды. Минем дә үз чиратымда, мәктәбемә якты киләчәк телисем килә. 80 еллыгын гына түгел, 100 яшен дә, аннан олысын да каршыларга насыйп булсын аңа.

фото http://tumen.bezformata.ru/listnews/uchenogo-ivana-nesterova-pozdravyat/2433730/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk