21 декабрь 2014 яңалыклары
-
Кукмара районында быел 12 кеше үз-үзенә кул салган
Кешеләрнең үз-үзенә кул салу очраклары турында соңгы елларда аеруча күп сөйләнелә. Кемдер кан тамырларын кискән, күпкатлы йорт түбәсеннән сикергән, дарулар эчеп агуланган, бауга үрелгән... Саный китсәң, исәбе юк. Статистик мәгълүматлардан билгеле булганча, Россия суицидлык буенча дөньяда икенче урында тора икән. Димәк, бу елына 30 меңләп кеше үзе теләп якты дөнья...
-
Түбән Өскебаш мәктәбенә 80 яшь
Әлбәттә, үзенең беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап, белем йортына аяк басканын һәркем хәтерлидер. Ак өметләр, татлы хыяллар белән ашыга-ашыга сыйныф бүлмәсенә керүләр, беренче укытучың, беренче хәрефләр, саннар... Әле үземнең дә беренче чирканчык алган көннәрем күз алдымнан үтте: бәхетле, самими мизгелләр иде ул. Югары Өскебаш сигезьеллык мәктәбенең дәвамы булган Түбән Өскебаш...
-
Янгынга каршы режим кертелде
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.12.2014 елгы 965 санлы карары нигезендә агымдагы елның 15 декабреннән киләсе 2015 елның 10 гыйнварына кадәр республикабыз территориясендә янгынга каршы режим игълан ителде. Бу вакыт эчендә сәнәгать, транспорт объектларыннан, ягулык-энергетика комплексларыннан (шул исәптән - линиялесеннән)1000 метр арада, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, халык күп...