Бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы уздыра. Анда Россиядә яшәүче татар яшьләре катнаша ала. Бәйгенең төп максаты - яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү.
Бәйгедә иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүчеләр, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар катнаша алмый. Төп шарты - иҗат эшләре татар телендә язылырга тиеш, ди оештыручылар.
Нет комментариев